«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале тамашалары дәвам итә. Мәйданга республиканың иң эре сәнәгать үзәге һәм дөньяга танылган КамАЗ автогиганты каласы - Яр Чаллы чыга.
Чулман елгасы ярына урнашкан әлеге шәһәр республиканың мәдәни тормышында да зур урын алып тора. Ә менә Казан тамашачысына нинди күчтәнәчләр белән киләләр икән? Бу һәм башка сорауларга җавап бирер өчен студиягә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Карамиевны чакырдык.
«Милли кунакханә»нең 13 сентябрь 10.00 сәгатьтәге чыгарылышына рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.