«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында мәркәзебез Казан кунаклар кабул итүен дәвам итә.
Төрле мәдәни мәйданчыклар муниципаль районнардан килгән һәвәскәрләр чыгышыннан гөрләп тора. Бәяләүче жюри да бик саллы, хөрмәтле шәхесләрдән гыйбарәт. Алар арасыннан без Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фән докторы Рауза Солтанова һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Сафинаны студиягә әңгәмә корырга чакырдык.
«Милли кунакханәнең» 26 май 14.00 сәгатьтәге чыгарылышын күрми калмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.