«Милли кунакханә»дә республикабыз һөнәрчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Билгеле булганча, Россия күләмендә «Бистә шәле» дип аталган фестиваль булып үтте. Балык Бистәсе районы мәдәният бүлеге башлангычы белән үткәрелгән бәйрәмнең кайтавазы әле һаман да матур истәлекләр булып ишетелеп тора. Ә без студиягә шушы бәйрәмне төп оештыручыларның берсен һәм иң оста шәл бәйләүчене чакырып, тыңлаучыларыбызга бүләк ясарга булдык. Студиябез кунаклары - Күгәрчен авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Калиева һәм фестиваль бүләгенә лаек Сания Әхмәтҗанова.
8 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.