«Милли кунакханә»дә республикабыз горурлыгы булган шәхесләрне тәкъдим итүне дәвам итәбез.
Табигатьтә кыш хакимлек итсә дә, күңелендә җәй бизәкләрен йөртүче ханым белән таныштырасыбыз килә сезне. Ул үзен «Яшел фермер» дип атый. Максаты - һәрбер шәһәр кешесен витаминга бай яшеллек белән тәэмин итү. Әле боларга өстәп, аның гаять зәвыклы һәм миллилекне таныту өчен мең дә бер ирешәсе хыяллары бар.
24 ноябрь 14.00 сәгатьтә студиябез кунагы - Апас төбәгенең Дәвеш авылында яшәүче Наилә Әхмәдиева булыр. Күрми калмагыз, файдалы киңәшләр күп булачак.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.