Гаилә елында «Милли кунакханә»дә берсеннән-берсе кызыклы гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Безнең өчен мәдәният өлкәсендә эшләп, халыкка матурлык бүләк итүче гаиләләр аеруча кадерле. Балык Бистәсенең атаклы баянчылары, әтиле-уллы Васил һәм Венер Мөбәрәкшиннар белән әңгәмәне күрми калмагыз.
Нәселнең өч буыны татар моңнарын гармун, баян, курай аша киләчәккә алып бара икән, димәк гаиләдәге тәрбия, үзара мөнәсәбәт башкаларга да үрнәк итеп куярлык.
5 апрель 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.