«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунакларыбыз – Арча төбәгенең Илдус авылыннан «Зөбәрҗәт» фольклор триосы.
Әлеге коллектив чын мәгънәсендә хөрмәткә ия. 11 генә хуҗалыклы, клубы да булмаган авылда бердәнбер көнне 3 хатын-кыз авылларының 100 еллыгына шушы затлы төркемне җыеп, халыкны мәдәни агарту эшен башлый.
Әйләнә-тирә авылларда алар хәзер һәр бәйрәмдә көтеп алынган кунак. Репертуарны халык җырларыннан туплап, тормышның төрле күренешләрен сәхнәләштереп, халыкның җаны булып яшәп иҗат итүче төркем белән әңгәмәне 31 гыйнварь 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»дә тамаша кыла аласыз.
Безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.