«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале ахырына якынлаша. Казан тамашачысына имтихан тотарга Баулы муниципаль районы килә.
Ык буенда кошлар сайрап,
Уята алсу таңны,
Алсу таң белән уяна,
Шуңа ямьледер Баулы.
Республиканың Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чиктәш әлеге төбәк татар мәдәниятенә мәшһүр шәхесләр бүләк итүе белән кадерле.
«Милли кунакханә»нең 19 октябрь 11.30 сәгатьтәге чыгарылышында кунагыбыз, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин үз төбәкләренең мәдәният көне турында тәфсилләбрәк сөйләр.
Безнең белән бергә булыгыз! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.