Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра
Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра

Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра

04.12.2024

Балык бистәсендә гомер-гомергә тырыш халык яшәде һәм яши бирә. Үзләре тапкан маллары, гасырлар буе дәвам иткән хәләл кәсепләре бар аларның. Һөнәрчелек, кәсебкә килгәндә, шәл бәйләүне әйтеп узмыйча булмый.

Бу юнәлештә Күгәрчен авылы осталары билгеле. Шәл бәйләү осталыгы нәкъ менә әлеге авылда башлангыч алган. Үткән гасыр башында Чистай шәһәреннән авылга укытучы булып килгән Зәйтүнә апа Шәрәфиева бәйли башлаган шәлләрне. Күгәрчен авылының хатын-кызларына да өйрәткән ул һөнәрне. Зәйтүнә апа сарык йоныннан, соңрак сарык йонына куян мамыгы кушып бәйләргә өйрәтсә, соңгы елларда шәл осталары кәҗә мамыгыннан матур, нәфис шәлләр бәйлиләр.

Күгәрчен авылында бүген дә элеккечә үзләренең «Бистә шәлләре» белән дан тоталар. Бүгенге көндә, шәл бәйләргә ‑ бу шөгыльне дәвам итәргә атлыгып тормаган яшь буынны тарту, аларны кызыксындыру, борынгы кәсепне дәвам итү максатында эш алып бара. «Мәхәллә» проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөләйха» өлкәннәр оешмасы һәм «Сәрбиназ» балалар фольклор коллективлары ярдәме белән «Бистә шәлен» дип аталган берләшмәдә шәлләрне бәйләргә өйрәнү, бу шөгыльне дәвам итү өстендә зур эш башкара.

Бу эшнең төп асылын, тәртибен өйрәнгән әбиләр – «Зөләйхалылар», яшь буынны кызыксындыру өчен төрледән-төрле чаралар кулланып, мамык тетү, эрләү, җеп чорнау, бәйләү, шәлне киерү серләренә өйрәтә. Мәхәлләгә «Сәрбиназ» балалар фольклор коллективы гына түгел, мәктәп укучылары да тартыла, теләп килә башлады. Җәй айларында бирегә төрле шәһәрләрдән кайткан яшьүсмерләр дә кызыксынып йөрде.

Бүгенге көндә берләшмә үз эшен гөрләтә, балалар белән бергә өлкәннәр берсеннән-берсе матур шәл бәйли. «Бистә шәленә» барлыгы 25 кеше йөри. Шуларның 12се – өлкән буын булса, калганнарын балалар тәшкил итә.

Шулай итеп, бүген дә Күгәрчен авыл җирлегендә шәл бәйләү кәсебен тотучылар бар. «Мәхәллә» проекты ярдәмендә исә бу эшне дәвам итүчеләр дә үсеп килә. Киләчәктә «Бистә шәле» берләшмәсе Күгәрчен авылының гына түгел, ә районыбызның яшьләрен, балаларын да үзенә җәлеп итәр дип ышанабыз.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә – Әтнә төбәгенең «Мизгел» халык театры…
05.11.2025
Татар моңы турында «Умырзая» фольклор ансамбле җитәкчесе Фәүзия Кәлимуллина белән сөйләшәбез
Татар моңы турында «Умырзая» фольклор ансамбле җитәкчесе…
29.10.2025
Түбән Камадан Рөстәм Ганиев һәм Фирдәвес Ханов белән сөйләшәбез
Түбән Камадан Рөстәм Ганиев һәм Фирдәвес Ханов белән сөйләшәбез
28.10.2025
Нурлат төбәге сәнгаткарьләре Фәридә Садыйкова һәм Иршат Зәйнуллин белән очрашуга чакырабыз
Нурлат төбәге сәнгаткарьләре Фәридә Садыйкова һәм Иршат Зәйнуллин белән очрашуга чакырабыз
23.10.2025
Әтнә районында «Туган якка илтә бар юллар» дигән шигъри кичә узды
Әтнә районында «Туган якка илтә бар юллар» дигән шигъри кичә узды
23.10.2025
Бездә кунакта - Киров өлкәсенең «Кояш» татар җыры ансамбле җитәкчесе Рәисә Мөхәммәтшина
Бездә кунакта - Киров өлкәсенең «Кояш» татар җыры ансамбле җитәкчесе Рәисә Мөхәммәтшина
21.10.2025
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
20.10.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.