2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Әлеге бәйрәм 1967 елдан бирле билгеләп үтелә. Аның нәкъ менә шул көнгә куелуы да очраклы түгел. Чөнки 2 апрель көнне шагыйрь, бөек әкиятче Х.К. Андерсен туган. Бәйрәмнең максаты, әлбәттә, балалар әдәбиятына игътибар юнәлтү һәм аны популярлаштыру.
Татарстанда балалар әдәбиятының торышы нихәлдә, замана балаларын нинди шигырь, хикәяләр кызыксындыра? Болар турында сөйләшергә һәм нәниләр өчен язылган шигырьләр тыңларга без студиягә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш исемендәге бүләк иясе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпованы чакырдык.
2 апрель 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.