«Татар мәдәни ресурс үзәгенең» Тикшеренүләр һәм традицион мәдәниятне саклап калу бүлеге хезмәткәрләре Арча төбәгенә фольклор экспедициясе белән бардылар.
Халкыбызның халык иҗатын, гөреф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен барлау һәм эзлеккә салу максатыннан оештырылган әлеге экспедиция Арча төбәгенең Ташкичү һәм Кышкар авылларында 27 июнь көнне узды.
Үзәкнең фәнни хезмәткәрләре белән берлектә анда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлеге студентлары да катнашты.
Экспедиция барышында дини һәйкәлләр дип саналган Ташкичү һәм Кышкар авылларының борынгы мәчет-мәдрәсәләре белән танышу булды. Шулай ук әлеге сәфәр кысаларында авылларда яшәүче өлкән буын белән әңгәмәләр корылды, фольклор мирасы барланды. Казан арты татарларының халык һөнәрчелеге, көнкүреше, гөреф-гадәтләре язылып алынды. Экспедициягә йомгак ясап, Туган якны өйрәнү музее фондлары белән хезмәттәшлек итүне максаты куелды.