Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апас халык театры Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә спектакль тәкъдим итте
Апас халык театры Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә спектакль тәкъдим итте

Апас халык театры Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә спектакль тәкъдим итте

10.04.2025
#Вакыйгалар

Апрель башында Апас халык театры янәдән Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә булып кайтты. 6 апрель көнне үзешчән артистлар анда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Саф күңелгә тап төшми» спектаклен тәкъдим итте. Тамаша Дзержинск шәһәренең Химиклар Мәдәният сараенда узды.

Тамашачылар Апас халык театры артистлары чыгышын бик җылы каршы алды. Режиссер Земфира Мухаметшина куйган «Саф күңелгә тап төшми» спектакле тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсир калдырды. Хис-кичерешләр дулкын белән каплады: шатлык һәм сагыш яшьләре, күңелне нечкәртә торган мизгелләрдә көлү – болар барысы да чын рухи бердәмлек атмосферасы тудырды. Спектакль гаять тирән һәм эчтәлекле, ул һәр тамашачыны геройлар тарихы белән бергә яшәргә мәҗбүр итте.

Апас халык театры артистлары чараны оештырган өчен Дзержинск шәһәренең җирле татар автономиясе хезмәткәрләре, якты йөзләре һәм җылы алкышлары өчен – тамашачыларга, Апас районы башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улына, Апас мәдәният бүлеге җитәкчесе Минһаҗиев Рөстәм Хәсип улына ярдәмләре өчен рәхмәтләрен белдерә.

Ерак юлларны якын итеп, халыкны таң калдырып кайткан театр артистларына да, мәдәният волонтерларына да бик зур рәхмәтләр җиткерәсе килә.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Режиссер Рамил Фазлыев белән очрашуга чакырабыз
23.06.2026
«Милли кунакханә»дә – Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина
«Милли кунакханә»дә – Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина
18.06.2026
«Милли кунакханә»дә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева белән…
15.06.2026
Татарстанның халык артисты Илсаф белән очрашуга рәхим итегез
Татарстанның халык артисты Илсаф белән очрашуга рәхим итегез
09.06.2026
Әлкидә Сабан туена бирнә-бүләк җыю йоласы узды
Әлкидә Сабан туена бирнә-бүләк җыю йоласы узды
04.06.2026
Бездә кунакта – Татарстанның халык артисты, танылган композитор Резидә Әхиярова
Бездә кунакта – Татарстанның халык артисты, танылган композитор Резидә Әхиярова
03.06.2026
Баулыда Сабантуйга сөлге җыю йоласын уздырырга җыеналар
Баулыда Сабантуйга сөлге җыю йоласын уздырырга җыеналар
29.05.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.