Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә үткән балалар музыкаль конкурсында Аксубай баянчылары гран-при алды.
Конкурста Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Казан яшь музыкантлары катнашты. Жюри Аксубайдан килгән баянчылар триосын аеруча югары бәяләде.
«Татар халкының музыка сәнгате — Россиянең мәдәни казанышы» балалар музыка конкурсы татар композиторлары Нәҗип Җиһанов белән Рөстәм Яхинга багышланган иде. Оештыручылар — Орехово-Зуево шәһәр округы администрациясе һәм шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе.
«Аксубай егетләре» триосы өч баянчыны — Ильяс Исмәгыйлев. Никита Семёнов һәм Вадим Липатовны берләштерә. Коллектив Аксубай мәдәният йортында иҗат итә, җитәкчесе — Наилә Крайнова.
Трио конкурста «Егетләр биюе» фронт новелласын тәкъдим иткән.
«Аксубай егетләре» триосын Мәскәүдә үткән Татарстан көннәре концертына чакырырга тәкъдим ителгән. Фестиваль-конкурска килгән Татьяна Малышева — Муса Җәлилнең оныгы трионы үзләренең Татарстан концертларының берсенә чакырган.