«Милли кунакханә»нең 29 март чыгарылышы Халыкара театр көненә багышлана. Чираттагы очрашуның кунаклары – Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Фуад Әбүбәкеров һәм Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Әхмәт Кәримов.
«Милли кунакханә»нең алып баручысы Миләүшә Насыйбуллина алар белән татар театрының үткәне, бүгенгесе турында сөйләшәчәк. Гадәттәгечә, җыр һәм музыка да булачак. Чөнки танылган артистларыбыз буш кул белән килми. Бүләккә Фирая ханымнан җыр булачак, Фуад әфәнде – скрипка кылларын, ә Әхмәт әфәнде баянын сузачак.
29 март көндезге сәгать икедә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны туры эфирда безнең оешманың Вконтакте челтәрендәге рәсми битендә карап булачак.