«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Иделнең иң биек ярына урнашкан Тәтеш районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Казан сәхнәсенә бил алышырга килә. Дөньякүләм билгеле химик Гыйлем Камай, танылган киноактер Сергей Шәкуровларның туган төбәге сынатмас, әлбәттә.
Ә студиябез кунагы – Тәтеш муниципаль районының «Халыклар дуслыгы йорты» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова белән сөйләшүне 23 октябрь 11.30 сәгатьтә карый аласыз.
Рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.