15 февраль көнне татар халкының данлыклы улы, җырчы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аның каберен зиарат кылуны һәм җырчы яшәгән йорт диварындагы мемориаль тактага чәчәкләр салуны оештырды.
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров – татар музыка сәнгатен пропагандалаган бөек җырчы, Росссиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).
Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.
Бүгенге чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашты.