Казаныбызда «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы дәвам итә. Лениногорск иҗат коллективларыннан эстафетаны Нурлат һәм Сарман районы үзешчәннәре алды. Ә менә 12 апрель көнне башкалабызның «Халыклар дуслыгы йортында» Яңа чишмә төбәге осталары сәхнә тотачак.
Моңа бәйле рәвештә без студиягә Яңа чишмә муниципаль районының Чертуш авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Рәфыйк кызы Мусинаны чакырдык. Әлеге район тамашачыларга нинди иҗади күчтәнәчләр белән килә, нинди коллективларның чыгышлары көтелә?.. Боларның һәммәсе хакында «Милли кунакханә»нең 10 апрель 11.00 сәгатьтәге чыгарылышында кунагыбыз Рәмзия ханым белән бергәләп сөйләшербез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.