19 июль көнне Әтнә районы Күңгәр авылында «Балыкчылар бәйрәме» узачак.
Әтнә Мәдәният йорты башлангычы белән уздырылучы әлеге бәйрәм Гаилә елы кысаларында оештырыла. Аның максаты – гаиләләр белән табигать кочагында бергәләп ял итү, гаилә кыйммәтләрен саклауда табигатьнең ролен анлату.
Конкурста катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Гаризаларны 17 июльгә кадәр кабул итәләр.
Бәйгедә иң яшь һәм иң өлкән балыкчылар билгеләнәчәк һәм шулай ук гаиләләре белән балык тотарга яратучыларга да урыннар биреләчәк.
Соңыннан җырлы-биюле ял чарасында уха пешереп, коймак белән чәй эчу дә каралган.
Оештыручылар сезне бәйрәмдә көтеп кала! Чара иртәнге 5тә үк башланачак. Соңга калмагыз.