Быел Әтнә районында «Сибгат чишмәсе» шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. 4 декабрь көнне исә районның Күлле Киме авылында шагыйрьнең туган көне уңаеннан конкурста җиңүчеләр белән очрашу узды. Чара Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда оештырылды.
Бу очрашуга бәйге җиңүчеләреннән тыш махсус кунаклар да чакырылган иде. Алар совет һәм Россия әдәбияте белгече, филология фәннәре докторы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимулла улы Галимуллин, «Тататарстанның мәдәни ресурс үзәге» үзәге методисты, «Милли кунакханә» тапшыруын алып баручы Миләүшә Гыйльметдин кызы Насыйбуллина, Әтнә районы шагыйрәсе Гөлүсә Рәшит кызы Батталова.
Очрашуга Күлле Киме һәм Әтнә районы мәктәпләреннән дә өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары килгән иде.