1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан «Татарстанның мәдәни ресурс үзәгендә» дә лаеклы ялга чыккан коллегаларын кунакка чакырып, аларны хөрмәтләделәр.
Алдан чарага җыелган кунаклар өчен матур бәйрәм концерты узды. Чарада котлау сүзе белән җыелучыларга Ресурс үзәге директорының стратегик үсеш һәм икътисад буенча урынбасары Әнзия Закирова мөрәҗәгать итте.
Матур концерт караганнан соң кунакларның җылы аралашуы чәй табыны артында дәвам итте.
Күңелле очрашуның кайбер мизгелләрен биредә карап була.