Халыкта «Башланган эш – беткән эш» дигән әйтем бар. Әле кайчан гына республикакүләм «Татарстанның мәдәни башкаласы» дигән конкурс-фестиваль ачылуын хәбәр иткән идек. Минзәлә муниципаль районы һәвәскәрләре чыгышы белән конкурс ябыла.
Безнең студиядә кунакта конкурсның мәртәбәле жюри әгъзалары булып, концерт-тамашаларга күзәтүләр ясап килде. «Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышына без тагын ике жюри әгъзасын – Татарстан республикасының икъдисад министры урынбасары Юлай Миңнуллинны һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, этномузыкант Геннадий Макаровны чакырдык.
1 ноябрь 11.00 сәгатьтә безне карарга онытмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.