Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Тантана» премиясенең номинантлары билгеләнде
«Тантана» премиясенең номинантлары билгеләнде

«Тантана» премиясенең номинантлары билгеләнде

16.03.2022
#Вакыйгалар

14 март көнне «Тантана» республика театр премиясе комиссиясе утырышы узды. Анда премия номинантлары исемлеге билгеләнде.

Ел саен тапшырыла торган «Тантана» («Триумф») театр премиясе Татарстан республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан булдырылган. Ул иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен театр әһелләренә тапшырыла.

Номинантлар исемлеге

«Дебют» номинациясе: Кариев театрыннан Илсаф Нәҗипов («Камыр батыр»), Камал театрыннан Рәдиф Галимов («Бичара кыз»), Минзәлә театрыннан Азат Җиһаншин «Хәтәр мәҗлес», «Мастерове»дан Румил Ихсанов («Лафкадио»), Тинчурин театрыннан Фәрхәд Мөхәммәтҗанов («Ядәч! Исемдә!»).

«Иң яхшы эпизодик роль»: Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина, Түбән Кама театрыннан Гөлнура Галиева, Әтнә театрыннан Алинә Сидеева.

«Иң яхшы курчак театры актёры»: «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакленнән Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева, Чаллы курчак театрыннан Ева Кошкина, Татьяна Салихова.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»: Бөгелмә театрыннан Ләйсән Хәбибуллина, ТЮЗдан Дарья Бакшеева, Тинчурин театрыннан Зөлфия Вәлиева, Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Әлмәт театрыннан Диләрә Фазлыева белән Энҗе Сәйфетдинова.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»: ТЮЗдан Михаил Меркушин, Алексей Зильбер, Илнур Гарифуллин, Әлмәт театрыннан Айрат Мифтахов, Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль»: Яшел Үзән музыкаль театрыннан Ева Ричи, Казан консерваториясенең Опера студиясеннән Алсу Идрисова, «Созвездие-Йолдызлык» театрыннан Камила Алексерова, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Гөлнора Гатина һәм Артур Исламов.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)»: Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Аманда Гомес, Вагнер Корвалье, «Әлиф» иҗат берләшмәсеннән Марсель һәм Маша Нуриевлар, Нурбәк Батулла, Түбән Кама театрыннан Алмаз Хөсәенов, «Пантера» төркеме.

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: Казан ТЮЗыннан Полина Малых, Әтнә театрыннан Рәзинә Заһидуллина, Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина, Миләүшә Хафизова, Минзәлә театрыннан Динара Акматова.

«Иң яхшы ир-ат роле»: Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров.

«Актерлар ансамбле»: «Скрипка Ротшильда» спектакле өчен Бөгелмә театры, «Алмачуар» спектакле өчен Әтнә театры, «Сережа очень тупой» спектакле өчен «Сдвиг» театры, «Никах» спектакле өчен Буа театры, «Юбилей ювелира» спектакле өчен Казан ТЮЗы.

«Иң яхшы балалар спектакле»: «Удивительный чердак» спектакле өчен Казан ТЮЗы, «Бәхетле көнем» һәм «Камыр батыр» спектакльләре өчен Кариев театры, «Лафкадо» спектакле өчен «Мастеровые» театры, «Один день из жизни Улитки» театры өчен «Әкият» курчак театры.

«Кече формалы иң яхшы спектакль»: Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле, Казан ТЮЗының «Тень» спектакле, Бөгелмә театрының «Скрипка Ротшильда» спектакле, Камал театрының Бичара кыз» спектакле, «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакле, Минзәлә театрының «Җинаять һәм җәза» спектакле.

«Зур формалы иң яхшы спектакль»: Казан ТЮЗының «Иваново детство», «Әкият» курчак театрының «Misterioso con anima» спектакле, Әлмәт театрының «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре, Тинчурин театрының «Ядәч! Исемдә!» спектакле.

«Иң яхшы музыкаль спектакль»: Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Спящая красавица», Казан консерваториясенең Опера студиясенең «Укрощение строптивой», «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Дөр» спектакле, Яшел Үзән музыкаль театрының «Галатея» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» театрының «Хитроумная влюбленная» спектакле.

«Эксперимент»: «Педсовет» (МОN), «Алиса» («Әкият»), «Хәтәр мәҗлес» (Минзәлә театры),

«Сезон казанышлары өчен» һәм «Намус һәм тугрылык» номинацияләре буенча номинантлар алдан күрсәтелми.

Лауреатлар 27 март - Халыкара театр көнендә Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән…
29.04.2025
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре…
29.04.2025
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакл…
25.04.2025
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
23.04.2025
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
21.04.2025
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
14.04.2025
Бездә кунакта - кул эшләре остасы Фәридә Гимадетдинова
Бездә кунакта - кул эшләре остасы Фәридә Гимадетдинова
14.04.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.