Сезнең һәрберегез: «Шигырь уты – йөрәгемдә» дип әйтә аладыр. 27 апрель көнне Шигърият атналыгы кысаларында «Милли кунакханә»гә шул утны мәңге сүндермичә иҗат итүче шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангированы чакырдык.
Хөрмәтле кунагыбыз очрашуга көтелмәгән бүләк белән килергә вәгъдә итте.
Әй, туктагыз!
Берни эшләмәгез.
Ап-ак кәгазь бирегез бары!
Сезне уятасы, уйлатасы,
Елатасы уем уянды...
27 апрель 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.