«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Татар шигъриятендә хатын-кыз шагыйрәләр аерым бер урынны алып тора. Алардагы хис, дөньяга караш та бераз үзгә, бераз гүзәлрәк. Синең күңел кырындагы иң самими уйларны үз каләм очларына алып, ак кәгазьгә салган шагыйрәләргә сокланмый мөмкин түгел.
Илдә, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә дә битараф түгел һәм шул ук вакытта иҗатында кызыл юл булып мәңгелек сөю темасы торган гаярь шагыйрә Нәҗибә Сафина студиябез кунагы.
Сөю тирәнлеге икән
Йөрәкнең биеклеге.
Сөю биеклеге икән
Кешенең бөеклеге!
Март башында 75 яшьлек юбилеен уздырган шәхеснең үз укучыларына әйтер сүзләре гаять күп. Күңел байлыгын шигырьләре аша бергәләп барларга «Милли кунакханә»гә 26 март 11.00 сәгатьтә сезне дә көтеп калабыз.
Чыгарылышны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә тыңлап була.