
Җомга көнне «Милли кунакханә»дә сезне шактый кызыклы шәхес белән очрашу көтә. Якыннары аңа яратып «биюче директор» дип дәшә.
Әйе, әйе, кунагыбыз Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры директоры, оста биюче Илнур Гайниев. Сүзебез театрның уңышлары, яңа елга куелган планнар һәм директорның нинди хыяллар белән яшәве турында булыр.
24 гыйнвар 14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.