«Милли кунакханә»дәге чираттагы очрашуга чакырабыз.
Бу көннәрдә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең туган авылы – Әтнә төбәгенең Күлле Киме авылында шигырь сөючеләр өчен «Сибгат чишмәләре» дип аталган республика конкурсы булып узды.
Шул уңайдан без студиягә әлеге конкурсны оештыручыларның берсе, Әтнә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллинаны һәм конкурсның жюри рәисе, драматург Данил Салиховны чакырдык.
Алар белән әңгәмәне 17 декабрь, 13.00 сәгатьтә карый аласыз.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.