«Идел-йорт» фестивале кысаларында республиканың һәвәскәр театрлары өчен иҗат лабораторияләре уздырыла. Беренче шундый лаборатория 28 март көнне узган иде. Аларны Татарстан дәүләт театрлары оештыра.
Чираттагы лабораторияне К. Тинчурин театры үткәрде. «Лаборатария кысаларында «Репертуар сайлау серләре», «Актерлык осталыгы», «Сәхнә теле» һәм «Сәхнә киеме тудыру» темасына төрле мастер-класслар оештырылды.
Мастер-классларны К. Тинчурин театры актерлары Ирек Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Резедә Сәләхова үткәрде. Халык театрларында катнашучылар театр режиссеры Илнур Гарифуллинның репетициясен карады. Аннары бу хакта фикер алышу узды. Программада шулай ук рәссам-модельер Наҗия Галимова белән очрашу да каралган иде.
Иҗат лабораториясе Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карау белән тәмамланды.