«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев.
Очрашуның сәбәбе дә бик гади: гомере буе халык моңнарын дөньяның төрле сәхнәләрендә яңгыраткан сәнгатькарьнең өченче китабы дөнья күргән бит. Әңгәмәбез «Рәшә чыңы» җыентыгына кергән шигырьләр һәм җыр сәнгате турында булыр.
14 гыйнвар, 11.00 сәгатьтә безне карарга онытмагыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.