«Милли кунакханә»дә 2024 елның тәүге очрашуын тәкъдим итәбез.
Билгеле булганча, агымдагы ел – «Гаилә елы» дип игълан ителде. Һәм без студиягә Татарстан Министрлар кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлшат Нигъмәтуллинаны чакырдык. Гаилә кыйммәтләрен сезнең белән бергәләп барлыйк.
12 гыйнвар көнне 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.