«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Билгеле булганча, узып баручы ел тарихта «Гаилә елы» булып калачак. Үз чиратыбызда, безнең иҗат төркеме дә мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт куйган гаиләләр белән истәлекле тапшырулар әзерләде. Студиягә килгән яңа кунакларыбыз да шундыйлардан.
Яшь буынга музыкаль белемне балалар бакчасыннан ук аңлатып, шул нәниләр коллективы белән район, республикакүләм бәйгеләрдә җинүләргә ирешкән педогог Зөлфинә һәм аның һәр башлангычына таяныч булган ире Илназ Хуҗиннар белән очрашуны 20 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә карый аласыз.
Зөлфинә ханымның моңлы жырлавы, гаять иҗади кеше булуы өстенә 4 егет тәрбияләп үстерүе бүгенге заманда чын батырлык... Килешәсезме?
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.