2-7 август көннәрендә башкалабыз Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» дип аталучы халык иҗаты һәм декоратив гамәли сәнгатенең II Этно-Fashion фестивале узачак.
Чараның программасы гаять бай һәм күптөрле. Аерым алганда, 5 августта Казан Кремлендә фестивальдә катнашучы дизайнерлар үз кием коллекцияләрен тәкъдим итәчәк.
Кунакханәбезгә әлеге чара турында киңрәк сөйләшергә танылган модельер-конструктор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, милли татар ир-ат костюмын таныту өстендэ эшләүче Руслан Габовны чакырдык.
Аның белән әңгәмәне 29 июль көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышында карый аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.