Башкалабыз Казан республика төбәкләренең «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендә катнашучыларын каршылауны дәвам итә. Балтач төбәге эстафетаны Биектау һәвәскәрләренә тапшыра.
9 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры татар музыка сәнгатенә мәшһүр Салих Сәйдәшевне һәм башка бик күп күренекле шәхесләрне биргән төбәкне хөрмәтләгән башкала тамашачысын һәм кунакларны көтеп кала.
Бу хакта тулырак сөйләр өчен студиягә Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанованы чакырдык. «Милли кунакханә»нең 5 сентябрь 11.00 сәгатьтәге чыгарылышын күрми калмагыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.