Билгеле булганча, 2024 ел «Фән һәм технологияләр» елы дип игълан ителде. 300 еллык тарихы булган Россия фәне казанышларында, әлбәттә, Татарстанның фән өлкәсендәге ачышлары да мәртәбәле урын алып тора.
Әлеге форсаттан чыгып, без студиягә техник фәннәр докторы, Россиянең атказанган машина төзүчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кытайда 5 төрле юнәлештә бердән-бер уйлап табучы россияле, ирекле көрәш буенча спорт мастеры Нияз Зәйнулла улы Хисмәтевны чакырдык.
Фәндәге югары технологияләр һәм милли гореф-гадәтләр бәйләнеше турындагы әңгәмә бик кызыклы булачак.
«Милли кунакханә»нең 16 гыйнвар11.00 сәгатьтәге чыгарылышын карарга онытмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.