Җиһанда - яз, апрель, димәк – Тукай ае. Милләтнең сөекле улы шигырьләре, әкият геройлары белән һәрвакыт яныбызда яши. Ышанмыйсызмы? 22 апрель көнне «Милли кунакханә»гә Былтыр үзе киләм, диде. Урманындагы иң затлы агачлардан күңел җылысын биреп эшләгән савыт-саба, көнкүреш җиһазларын, сувенирларын сез дә күрә аласыз.
Әлки төбәгенен «Балалар иҗат йорты» педагогы, агач остасы Ильяс Идиятуллин һәр агачнын телен белә, алар белән серләшә һәм гаҗәеп югары дәрәҗәдәге агач эшләнмәлэр ясый. Халкыбызнын һөнәрчелек мирасы Ильяс кебек егетләр кулында булганда ул мәңге югалмас.
22 апрель,14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.