2023 ел да ахырына якынлашты. Узып баручы ел Россиядә «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителгән иде. Бу карар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелде.
Яңа елга яңа өметләр белән аяк басканда узып баручы елның нәтиҗәләре белән уртаклашу урынлы булыр. Юкка гына мәдәният белән мәгариф бер тамырдан түгел бит.
Шуңа да без «Милли кунакханә»гә Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Хадиуллинны чакырдык. Аның белән сөйләшү 27 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә булачак.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.