
Сезнең хозурга тәкъдим ителәсе тапшыруларда мәдәният-сәнгатьнең төрле өлкәләрен колачларга тырышабыз. Авыл мәдәният йортлары эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә. Чөнки алар авылның җаны гына түгел, ә бәлки халык иҗатының иң матур үрнәкләрен югалтмыйча саклаучы учак.
Кунакларыбыз үзләре өчен сайлаган һөнәргә тугъры калып, армый-талмый иҗат итүче мәдәният алдынгылары. Таныш булыгыз – Алексеевск төбәгенең Урманасты Шонталасы һәм Түбән Тигәнәле авыллары мәдәният йорты директорлары Земфира Вәлиева һәм Наилә Арсланова.
«Милли кунакханә»нең 6 февраль 11.00 сәгатьтәге чыгарылышын карарга онытмагыз. Тәҗрибә уртаклашыр эшләре бихисап аларның.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.