«Милли кунакханәгә» бу юлы бик хикмәтле кунак киләчәк. Аның язмышы кызыклы да, күпләргә үрнәк тә.
«Балкыш» республика фестиваленең 5 тапкыр лауреаты, Мәскәү тамашачысын халкыбызның «Уел» җырын башкарып әсир иткән Галия Камалова белән җанлы әнгәмә тәкъдим итәбез.
14 октябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Бик күңелле булачак.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.