22 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале башланып китте. Аны үзләренең чыгышлары белән узган елгы бәйгенең Гран-при ияләре - Арча муниципаль районы ачып җибәрде. Казанда алар «Нәсел җебем синдә, Арчам!» дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итте.
Чарага килүчеләр Арча районының күренекле шәхесләре, аларның нәсел шәҗәрәләре, үрнәк гаиләләр, казанышлары, гореф-гадәтләре, оста куллы һөнәрчеләре, әлеге төбәккә хас милли ризыклар белән таныша алды.
«Нәсел җебем синдә, Арчам!» дип исемләнгән театральләштерелгән концертта исә гаилә кыйммәтләренең, туганлык җепләренең мөһимлеге күрсәтелде. Сәхнәдә иҗади гаиләләр, Арча районының сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.