Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апаста Сара Садыйкованы искә алдылар
Апаста Сара Садыйкованы искә алдылар

Апаста Сара Садыйкованы искә алдылар

08.05.2024
#Вакыйгалар

5 май көнне Апас районы Мәдәният йорты зур кунакларны каршы алды. Якташыбыз, танылган композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская тарафыннан әзерләнгән чара Бөек җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде.

Зур концерт программасын тамаша кылырга районыбызның өлкәннәре генә түгел, урта буын һәм яшьләр дә килгәннәр иде. Әлеге чарада Апасыбызның горурлыгы булган Сара Садыйкованың иҗат җимешләре яңгырады. Концертны оештыруга зур көч куйган Әлфия Айдарская бигрәк тә Сара ханымның Бөек Ватан сугышына, Бөек җиңүгә багышланган матур җырларына басым ясаган. Татарстанның халык артистлары Лариса Маслова, Мингол Галиев, Рөстәм Асаев белән беррәттән Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Әхмәт Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Динә Закирова да Апас сәхнәсендә матур итеп чыгыш ясадылар.

Тере тавыш, җанлы музыкага сусаган тамашачы кунакларны кайнар алкышларга күмде һәм үзенең соклануларын белдереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттел. Югары сәнгать әсәрләрен җиренә җиткереп башкарган Ильяс Камалов, Гөлнара Байназарова, Айгөл Мостафина, Рөстәм Егоров, Диләрә Хәйдәрҗанова, Айгөл Зайнуллинаның чыгышларын да райондашларыбыз бик җылы кабул итте. Чараны Татарстан республикасы Дәүләт музее фәнни хезмәткәре Данис Хисматуллин алып барды.

Калфаклы сандугачыбыз Сара  ханым Садыйкованың иҗатын, аның турындагы истәлекләрне яңарту дәвамлы булыр дип ышана чараны оештыручылар.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

«Татарстанның мәдәни башкаласы»…
27.10.2026
Апас районында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Фәхри Насретдиновны искә алдылар
Апас районында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты…
26.10.2026
«Акчарлак» нәшрияты директоры Рүзилә Сафина белән очрашуга чакырабыз
«Акчарлак» нәшрияты директоры Рүзилә Сафина белән очрашуга чакырабыз
26.10.2026
«Миләшкәй» фольклор ансамбле «Бай мираслы Теләчем!» сәнгать фестивалендә катнашты
«Миләшкәй» фольклор ансамбле «Бай мираслы Теләчем!» сәнгать фестивалендә катнашты
26.10.2026
«Әллүки» курайчылар студиясе белән аның җитәкчесе Ләйсән Гәрәева таныштыра
«Әллүки» курайчылар студиясе белән аның җитәкчесе Ләйсән Гәрәева таныштыра
23.10.2026
Әтнә районы Кышлау Мәдәният йортында әдәби кичә узды
Әтнә районы Кышлау Мәдәният йортында әдәби кичә узды
22.10.2026
«Милли кунакханә»дә Казан дәүләт мәдәният институты деканы Айдар Газизуллин белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Казан дәүләт мәдәният институты деканы Айдар Газизуллин белән сөйләшәбез
21.10.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.