Изге Болгар җире бу атнада кунаклар каршыларга әзерләнә. Борынгы бабаларыбыз рухы сакланган «Болгар» дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында менә инде икенче ел рәттән «Ага-Базар» дип аталган Халыкара этномәдәни фестиваль оештырыла. Ул республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән татар фольклор коллективларын җыя.
22-23 июнь көннәрендә узачак фестиваль турында тулырак мәгълүмат алу өчен без студиягә «Татар мәдәни ресурс үзәге» директор урынбасары Эльвина Якупованы чакырдык.
19 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.