Зәмһәрир салкыннары белән Кыш патшалыгында ничек яшәп ятасыз? «Милли кунакханә» 2023 елда үз ишекләрен янә яңадан-яңа кунакларга ачып, сезне күңелле сөйләшүләргә көтеп кала.
Тәүге кунакларны без Казанның Тукай урамында очраттык. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Сөю белән җитәкләшеп йөриләр иде. Чакыруны да бик теләп, нәкъ җырларындагыча – «Онытыйк та тормыш салкыннарын, ялгыш кына бер күрешик әле» дип кабул иттеләр.
11 гыйнвар 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.