«Мөнәҗәтләр көйлик әле, тыңласагыз күңел салып,
Узган гомерләрне уйлап утырам хәйранга калып…»
«Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышы фольклорның бик тәэсирле жанры – мөнәҗәтләргә багышлана. Студиядә кунакта мөнәҗәт әйтүчеләр һәм аларга бәя бирүче әдәбият галиме, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Нәби улы Галиуллин булыр.
Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү ята. Мөнәҗәт – иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.
Әйдәгез, сезнең белән бергәләп шул тылсымлы дөньяга күз салыйк әле.
16 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышына рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.