-
Түбәтәй сүзе «түбә», ягъни баш түбәсенә киелүче әйбер мәгънәсен аңлата. Урта гасырлар сугышчысының очлым (шлем) астыннан киелгән баш киеменнән килеп чыккан дигән фикер дә бар. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында сугышчыларның металл шлем астыннан шундый баш киеме киюен кайбер тарихчылар билгеләп үтә.