№ 4 / 2020 - Журнал-альманах «Түгәрәк уен»
Хәситә – татарларның этник төркемнәренә хас традицион бизәнү әйбере. Ювелир бизәкләр тезеп тегелгән буй тукыма сул як җилкәдән күкрәккә төшерелгән һәм уң кул астыннан үтеп, аркадан каптырылган. XVII-XVIII йөз картиналары күчермәләрендә Сөембикә ханбикәнең дә кыйммәтле күкрәк бәйләвече, түшелдерек йөрткәне күренә.